Матбугат көнендә беренче төбәкара фестивальгә - "МедиаВзлет" балалар, яшьләр медиапроектлары конкурсына старт бирелде.
Фестиваль Россия Федерациясе территориясендә мәктәп укучылары арасында медиаиҗатны популярлаштыру һәм медиакиңлектә имин уңай контент формалаштыру өчен шартлар тудыруны күздә тота.
Гаризалар 2023 елның 16 мартына кадәр кабул ителә.
Бәйгедә 9 дан 17 гә кадәр яшьлек балалар катнаша ала.
Бәйгенең барлык шартлары белән түбәндәге сайтта танышырга була: http://медиавзлет.рф.
Фото: медиавзлет.рф