Баулыларны "Татарстан Республикасында елның иң яхшы территориаль иҗтимагый үзидарәсе" конкурсында катнашырга чакыралар

2023 елның 11 гыйнвары, чәршәмбе

Конкурс 2 этапта уздырыла, алар кысаларында 2022 елның иң яхшы территориаль иҗтимагый үзидарәсе билгеләнәчәк.

I этап - муниципаль - муниципаль конкурс комиссияләре тарафыннан үткәрелә. Конкурсның I этабына гаризалар кабул итү срогы: 2023 елның 16 гыйнварыннан 27 гыйнварына кадәр.

Баулы шәһәренең территориаль иҗтимагый үзидарәләре рәисләре заявканы Татарстан Республикасының "Баулы шәһәре" муниципаль берәмлеге Башкарма комитетында (Баулы шәһәре, Җиңү мәйданы, 4 йорт), 8:00 дән 17:00 гә кадәр 23 нче кабинетта, 8(85569) 6-07-15 (1405) телефоны яисә bavl_gorispolkom@mail.ru почтасы буенча калдыра алалар. 

II этап - республика этабы - Конкурс комиссиясе тарафыннан үткәрелә. Конкурсның II этабына гаризалар кабул итү срогы: 2023 елның 6 - 17 феврале.

Гаризалар кабул итү урыны: Казан шәһ., Батурин ур., 7а йорт, 140 каб.
Кабул итү вакыты: 9.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр
Почта адресы: 420111, Казан ш., Батурин ур., 7а й.
Эл.адрес: Mustafin.Dinar@tatar.ru
Контакт телефоны: Мостафин Динар Данил  улы (843) 292-22-10

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International