2023 елның 1 гыйнваренда Андрей һәм Алёна Матвеевлар гаиләсендә ир бала туды. Әти-әни яңа туган балага Марк дигән матур исем бирделәр. Матвеевлар гаиләсе “күп балалы гаилә” статусына ия булды.
Бәхетле ата-ананы ГХАТ бүлеге җитәкчесе С.Т.Мөрсәлимова котлады һәм туу турында таныклык, истәлекле бүләк тапшырды.