2022 елның соңгы көннәрендә яңа гаилә парлары никахлашты

2022 елның 30 декабре, җомга

Баулы  муниципаль районының ГХАТ бүлегендә узып баручы елның соңгы парларың никахлары теркәлде. Бу салкын кояшлы көнне Илья һәм Наталия Паировлар,  Эдуард һәм Лилия Шайдуллиннар гаиләләре туды. Бу көнне яшь парлар гаилә кору белән генә түгел, яңа ел белән дә котлаулар кабул иттеләр. Кыш бабай яшьләрне котлап бүләкләр тапшырды.

Үтеп баручы 2022 елда гаилә корган 152 парның  һәрберсенә бәхет, сәламәтлек, гаилә иминлеге телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International