Баулының күркәм гаиләсе алтын туен билгеләп үтте

2022 елның 30 декабре, җомга

Баулы шәһәрендә яшәүче Равил һәм Әлфия Фәхретдиновларның гаилә корып яши башлауларына 50 ел тулды. Юбилярларны истәлекле көннәре белән котларга, балалары, якыннары, хезмәттәшләре, күршеләреннән кала, район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Илмира Хөснуллина, ЗАГС бүлеге начальнигы Сиренә Мөрсәлимова да килде.

Хуҗаларның ямьле йортында бәйрәм рухы. Почмак саен – матур чәчәкләр, тәмле бәлеш исе чыккан. Фәхретдиновлар һәр кунакны якты йөз, җылы сүз белән каршы алалар. Ә кунаклар бүген аз түгел, барысы да күркәм гаиләне туй көннәре белән котларга ашыга.

Әлфия һәм Равил Фәхретдиновлар икесе дә Баулы шәһәрендә туып-үскән кешеләр. Бер-берсен күреп, мәхәббәтләре бөреләнгән яшьлек елларын алар бүгенгедәй хәтерлиләр.

Еллар үтү белән, бер-берсенә булган ягымлы караш, зур ихтирам һич кенә дә кимемәгән, ә, киресенчә, арта гына бара. Фәрхетдиновлар чын мәгънәсендә мәхәббәтле парлар, аларга карап, сокланып туймаслык.

Равил әфәнде бар гомерен нефть өлкәсендә эшләүгә багышлаган, ә Әлфия ханым исә хисапчы булып хезмәт куйган. Шәхси тормышлары хезмәт юллары белән бергә үрелеп барган. Берсеннән-берсе чибәр ике кыз үстереп, зур тормыш юлына аяк бастырганнар, бүгенге көндә онык-оныкчыкларына сөенеп туя алмыйлар.

Бүген Фәрхетдиновлар Баулының мактаулы гражданнары китабына кул куйдылар. Илмира Хөснуллина юбилярларны котлап,  район Башлыгының Рәхмәт хатын, чәчәкләр һәм бүләк тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International