Сыйфат һәм куркынычсызлык, саклау шартлары һәм яраклылык мәсьәләләре буенча “кайнар линия” эшли

2022 елның 29 декабре, пәнҗешәмбе

Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсенең  Бөгелмә, Азнакай, Баулы, Ютазы районнарындагы территориаль бүлегендә 2023 елның 8 гыйнварына кадәр азык-төлек продуктларының сыйфаты һәм куркынычсызлыгы, саклау шартлары һәм яраклылык мәсьәләләре буенча «кайнар линия» эшли.

Шалтыратулар 8(85569)56363 телефоны буенча 9.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр кабул ителә.

Роспотребнадзорның бердәм Консультация үзәге тарафыннан да әлеге чорда 8 800 555 49 43 телефоны буенча “кайнар линия” оештырылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International