Бүген М.Җәлил исемендәге Мәдәният йорты хезмәткәрләре мобилизацияләнгән якташлар гаиләләренә бәйрәм бүләк иттеләр.
Балаларны, аларның әниләрен, әби-бабайларын, абыйларын һәм апа-сеңелләрен әкият геройлары каршы алды, аларга кызыклы тамаша күрсәтте.
Бәйрәм кунакларын якынлашып килүче Яңа ел белән Баулы муниципаль районы башлыгы урынбасары Хәмидуллин Р.Г. котлады.
Әкият тәмамлангач, балалар чыршы тирәли әйлән-бәйлән уйнадылар, конкурсларда катнаштылар, биеделәр, һәм, әлбәттә, Кыш бабайга шигырь сөйләделәр.