ГХАТ бүлегендә ике кыз баланың - Чулпан һәм Айгөл Камаловлар, Сергей һәм Ольга Мокеевлар гаиләләрендә туган сабыйларның тууын теркәделәр. Бәхетле ата-аналар кызларны Амалия һәм Елизавета дигән матур исемнәр белән атадылар.
ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре гаиләләрне бик җылы котладылар һәм истәлекле датада теркәлгән сабыйларның бәхетле һәм уңышлы үсәчәгенә ышаныч белдерделәр.
2023 елда да матур саннар комбинациясе булачак. Шуларның дүртесе язга туры киләчәк: 02.03.2023, 03.03.2023, 23.03.2023, 05.05.2023. Җәен - 07.07.2023. Тагын бер популяр дата 8 июль булачак. Бу гаилә, мәхәббәт көне, ул шимбә көненә туры килә. Көз көне тагын ике матур дата - 09.09.2023 һәм 23.09.2023.