Баулы ветераны юбилеен билгеләп үтте

2022 елның 23 декабре, җомга

Баулы шәһәрендә яшәүче хезмәт ветераны Азимова Роза Йосыф кызы бүген 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

Роза ханым озак еллар бухгалтер булып эшләгән. Иртә тол калган, берүзе өч бала тәрбияләгән. Аның 8 оныгы һәм 9 оныкчыгы бар.

Ветеранны истәлекле көн белән Баулы муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча беренче урынбасары Илмира Хөснуллина котлады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International