Баулылар игътибарына: Татарстан Республикасы Дәүләт Советы эшчәнлеге турында

2022 елның 15 декабре, пәнҗешәмбе

2022 елның 1 декабрендә «Дәүләт органнары һәм җирле үзидарә органнары эшчәнлеге турында мәгълүматтан файдалануны тәэмин итү хакында» Федераль законга үзгәрешләр кертү турында» Федераль закон үз көченә керде, ул дәүләт һәм муниципаль хакимият органнарын социаль челтәрләрдә рәсми аккаунтлар алып барырга мәҗбүр итә. Россия Федерациясе Хөкүмәте  дәүләт органнарына куллану өчен «Интернет» челтәрендәге ике мәгълүмати системаны - «ВКонтакте» һәм «Одноклассники»ны  билгеләде.

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы өч мәгълүмат системада теркәлгән: «ВКонтакте» (https://vk.com/parlamentrt) һәм «Одноклассники» (https://ok.ru/parlamentrt) социаль челтәрләрендә, шулай ук «Telegram» мессенджерында (https://t.me/parlamentrt).

Социаль челтәрләрдә парламент кабул иткән закон проектлары һәм норматив-хокукый актлар турында, закон чыгару эшчәнлеге һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Советының эше турында оператив актуаль мәгълүмат урнаштырыла. Реаль вакыт режимында комитетлар һәм Дәүләт Советы утырышларының турыдан-туры трансляцияләре уздырыла, аларның язмалары төркемнәрдә саклана һәм кулланучылар өчен ачык. Даими нигездә агымдагы айда аларның кыска аннотациясе белән үз көченә керүче Татарстан Республикасы законнары исемлеге бастырып чыгарыла. Моннан тыш, язылучылар Ачык Татарстан порталында закон проектлары буенча иҗтимагый фикер алышуда катнаша ала. Аларны үткәрү турында актуаль мәгълүмат шулай ук күрсәтелгән аккаунтларда да ачык.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International