Район башлыгы Ильяс Гозәеров коррупциягә каршы юнәлештәге иншалар һәм иҗади эшләр район конкурсында җиңүчеләрне бүләкләде

2022 елның 14 декабре, чәршәмбе

13 декабрьдә коррупциягә каршы муниципаль программасын үтәү кысаларында, 2022 елның 9 ноябреннән 9 декабренә кадәр Баулы муниципаль районында Халыкара коррупциягә каршы көрәш көненә багышланган чаралар узды.

Районыбыз укучылары һәм студентлары коррупциягә каршы юнәлештә иншалар һәм иҗади эшләр конкурсында катнаштылар.

Баулы районы башлыгы призына иҗади эшләр (рәсемнәр) конкурсында беренче урынны 1 нче мәктәпнең 9 сыйныф укучысы Ольга Егорова яулады. Икенче урында - 6 нчы мәктәп укучысы Лия Гәрәева, өченче урында - Кырымсарай мәктәбенең 8 нче сыйныф укучысы Артём Ерополов.

Баулы районы башлыгы призына район күләмендә үткәрелгән иншалар конкурсында беренче урынны - 6 нчы мәктәпнең 9 сыйныф укучысы Аделина Фәйрушина, 10 нчы сыйныф укучысы Элина Минишина яулады, 3 нче мәктәпнең 7 нче сыйныф укучысы Никита Гобәйдуллина өченче урында.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International