15 декабрьдә Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасында догазификация программасын гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча «кайнар линия» узачак.
Гражданнар сорауларына Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы вәкилләре, Җәмәгать контроле буенча Иҗтимагый палата комиссиясе һәм «Газпром трансгаз Казан» ҖЧҖ әгъзалары җавап бирәчәк.
Сорауларга җавапларны Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасының “кайнар линия” буенча 15 декабрьдә 14.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр 8 (800) 350-44-72 телефоны буенча алырга мөмкин булачак.