Бүген Александровка авылында яшәүче Лидия Доброцветова үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.
Хезмәт ветераны Лидия Дмитриевна 35 елдан артык җирле совхозда көч куйган, авылдашларының ихлас хөрмәтенә лаек булган.
Лидия Доброцветова өч бала тәрбияләп үстергән. Бүген ул 6 оныгының һәм 4 оныкчыкларының яраткан әбисе.
Яше олы булуга карамастан, күңел көрлеген югалтмый, һәрвакыт хәрәкәттә булырга тырыша.
Ветеранны истәлекле дата белән Баулы районы башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Илмира Хөснуллина, авылдашлары котлады. Алар район җитәкчелеге һәм якташлар исеменнән иң изге теләкләрен җиткерде.