2022 елның 1 гыйнварыннан, Федераль закончалык нигезендә, МРОТ бюджет секторы оешмалары өчен - 15 279 сум, Татарстан Республикасының бюджеттан тыш секторы өчен - 16 700 сум күләмендә билгеләнә.
Тулы ай эшләгән хезмәткәр аннан да кимрәк күләмдә хезмәт хакы ала алмый.
Хезмәт хакончалыгын бозган эш бирүчеләр администратв җәзага тартыла.
Шуңа бәйле рәвештә, үзләренең хезмәт хокукларын яклау максатларында, хезмәткәрләр Татарстан Республикасында Дәүләт хезмәт инспекциясенә, шулай ук, эш вакытының айлык нормасы тулысынча үтәлгән булуга карамастан, хезмәт хакы киметелеп исәпләнгән очракта, судка һәм прокуратура органнарына мөрәҗәгать итәргә хокуклы.
Хезмәт хакын түләүне тоткарлау өчен эш бирүчегә кисәтү ясала яки административ штраф салына:
итәкчегә – 10000 сумнан 20 000 сумга кадәр;
шәхси эшмәкәргә – 1 000 сумнан 5 000 сумга кадәр;
юридик затларга – 30 000 сумнан 50 000 сумга кадәр (РФ КоАП 5.27 ст. 6 өлеше).
Шундый ук хокук бозу кабатланса, эш бирүчегә тагын да катгыйрак санкцияләр яный:
җитәкчегә 20 000 сумнан 30 000 сумга кадәр штраф салына яки ул 1 елдан 3 елга кадәр дисквалификацияләнә;
шәхси эшмәкәргә – 10 000 сумнан 30 000 сумга кадәр штраф;
юридик затларга – 50 000 сумнан 100 000 сумга кадәр штраф (РФ КоАП 5.27 ст.7 өлеше).