Татарстан Росреестры күчемсез милек сатып алучылар һәм сатучылар өчен туры эфир уздырачак

2022 елның 24 ноябре, пәнҗешәмбе

Иртәгә, 25 ноябрьдә, күчемсез милек сатып алырга яки сатарга ниятләгән гражданнар өчен "Вконтакте"да туры эфир узачак.

Аны үткәрү вакытында Татарстан Росреестры эксперты Дмитрий Броднев күчемсез милек белән килешүләр төзегәндә барлыкка килә торган актуаль мәсьәләләрне яктыртачак. Мәсәлән, милекне сатып алган вакытта күчемсез милек объектын ничек тикшерергә; әгәр бурычлар түләнгән булса да, арест алынмаган булса, нишләргә, исәп-хисапны ничек һәм нинди вакытта куркынычсыз үткәрергә һ.б.

Сорауларыгызны Татарстан Росреестрының «ВК»дагы рәсми битенә - https://vk.com/rosreestr16 га җибәрә аласыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International