Дәүләт хезмәтләре "ВКонтакте"да тест режимында "Авто Дәүләт хезмәте"нең мини-кушымтасын эшләтеп җибәрде. Билгеләп үтелгәнчә, сервис ярдәмендә ЮХИДИ хезмәткәрләренә электрон машина йөртү хокукы һәм СТС күрсәтергә мөмкин булачак, дип хәбәр итә "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы.
Мондый хезмәттән файдалану өчен социаль челтәргә керергә, "Сервис" вкладкасында "Дәүләт хезмәте" кушымтасын ачарга, "Авто" бүлеген сайларга һәм авторизацияләнергә кирәк булачак.
Шуннан соң сервиста автомобиль, машина хокуклары һәм СТС мәгълүматлары барлыкка килергә тиеш, алар QR-код рәвешендә формалаштырылачак. Аны инспектор махсус җайланма ярдәмендә карый ала.
Фото: freepik.com