Дәүләт Думасы Ана капиталы акчалары белән балаларны укыту өчен түләү процедурасын гадиләштерә торган закон кабул итте.
«Ата-аналарга Россия Пенсия фондына белем бирү хезмәтләре күрсәтү турында шартнамә бирергә кирәкми - түләүгә акчаларны артык белешмәләрсез онлайн режимда җибәрергә мөмкин. Ата-аналарга ана капиталы акчаларын балаларга белем бирү өчен түләүгә юнәлтү турында гариза бирү дә җитә», - дип аңлаттылар Россия Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгында.