Баулылар игътибарына: биометрик чит ил паспортлары МФЦда тапшырылачак

2022 елның 22 ноябре, сишәмбе

2022 елның 1 декабреннән МФЦ Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәре катнашуыннан башка чит ил паспорты рәсмиләштерә башлаячак.

30 ноябрьдә МФЦда биометрик чит ил паспортларын МВД  хезмәткәре рәсмиләштерү һәм бирү срогы бетә. 

2022 елның 1 декабреннән биометрик чит ил паспортларын күпфункцияле үзәкләр хезмәткәрләре ярдәме белән рәсмиләштерергә мөмкин булачак. 

Яңа буын чит ил паспортын алу өчен МФЦда гариза язарга, шәхси штрихкод алырга һәм аны криптобиокабинада сканерларга кирәк. Граждан биометрик мәгълүматлар бирә: йөзенең сурәте, бармак эзләре һәм сканерлау өчен Россия паспортын күрсәтә. Паспортның әзерлеген МФЦ каналлары аша карарга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International