Баулыда ВИЧ-инфекция белән авыру динамикасы турында фикер алыштылар

2022 елның 18 ноябре, җомга

Кичә Татарстан Республикасы Баулы муниципаль районының санитар-эпидемиягә каршы комиссиясе утырышы булды.

Баулы районында ВИЧ-инфекция белән бәйле санитар-эпидемиологик вәзгыять турында Баулы үзәк район хастаханәсе баш табибы Глеб Алексеев чыгыш ясады.

ВИЧ-инфекцияне профилактикалау буенча яшьләр белән башкарылган эшләр турында Баулы районының яшьләр эшләре бүлеге башлыгы Айдар Хәлиуллин чыгыш ясады.

Утырышта җәмәгатьчелек хокук тәртибен саклау буенча полиция башлыгы урынбасары, Баулы районы мәгариф бүлеге башлыгы, аграр колледж директоры, муниципаль учреждениеләр, оешмалар һәм предприятиеләр җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International