Уңышны иминләштергән өчен Татарстан аграрийлары субсидияне күбрәк алырга мөмкин

2022 елның 16 ноябре, чәршәмбе

Россиядә киләсе елдан ашлыкка субсидия алуның яңа тәртибе эшли башлаячак. Бөртеклеләр уңышын иминләштергән авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре аны җитештерүгә һәм сатуга субсидияләрне күбрәк алачак, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте.

«2023 елдан башлап, бөртекле культуралар җитештерүгә һәм сатуга киткән чыгымнарының бер өлешен дәүләт бюджетыннан каплауга дәгъва кылучы аграрийлар иминиятләштерү килешүен күрсәтергә тиешләр. Ул дәүләт ярдәме белән агроиминләштерү системасы буенча төзелергә тиеш. Әгәр уңыш иминләштерелмәгән булса, субсидияне исәпләгәндә – 0,7, ә 2024 елдан – 0,5 коэффициенты кулланылачак», - дип билгеләп үттеләр министрлыкта.

Игенчеләрнең ашлык җитештерү һәм сату чыгымнарының бер өлешен компенсацияләүгә субсидия хуҗалыкларга ел саен бирелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International