ТР хезмәт базары эшче һөнәрләргә мохтаҗ

2022 елның 16 ноябре, чәршәмбе

Татарстанда эшче белгечлекләр эзләүчеләргә ихтыяҗ артачак, ә тәкъдим юк, нәтиҗәдә, эшче персонал дефициты кискенләшәчәк, дип белдергән "Татар-информ"га hh.ru Идел буе матбугат хезмәтенә җитәкчесенда Александр Севостьянов. Инженер-техник белгечлекләргә дә ихтыяҗ зур.

Татарстанда кадрлар кытлыгы җитештерү өлкәсендә, эшче персонал арасында, транспорт-логистика өлкәсендә, шулай ук сатуда һәм төзелештә күзәтелә. 

Соңгы өч елда, 2020 елдан башлап, хезмәт базары сизелерлек үзгәргән. 2021 елда төрле һөнәри өлкәләрдә җитди кадрлар кытлыгы башланган: IT-белгечләр, эшче һәм җитештерү персоналы, төзүчеләр һ.б.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International