Татарстанлылар "гараж амнистиясе" буенча 4,7 меңнән артык күчемсез милек объектын теркәделәр

2022 елның 11 ноябре, җомга

2021 елның 1 сентябреннән 2022 елның 30 октябренә кадәр «гараж амнистиясе» Законын гамәлгә ашыру кысаларында Татарстан Росреестры тарафыннан 2 500 гараж һәм 2 259 җир кишәрлеге теркәлгән.

2021 елның 1 сентябрендә үз көченә кергән "гараж амнистиясе" турындагы закон 2026 елның 1 сентябренә кадәр дәвам итәчәк. "Амнистия" РФ Шәһәр төзелеше кодексын гамәлгә керткәнче төзелгән гараж объектларына (2004 елның 30 декабре) кагыла. Сүз фундамент һәм стеналары булган капиталь корылмалар турында гына бара. Алар бер катлы, торак биналарсыз булырга тиеш.  Гараж урнашкан җир дәүләт карамагында булырга тиеш. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International