ТКХ өлкәсендә коррупциягә каршы тору мәсьәләләре буенча халыкны кабул итү булачак

2022 елның 10 ноябре, пәнҗешәмбе

2022 елның 11 ноябрендә 10.00 сәгатьтән 12.00 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасында торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә коррупциягә каршы тору мәсьәләләре буенча халыкны кабул итү булачак.

Республика халкының сорауларына Татарстан Республикасы Президентының Коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре идарәсе, Татарстан Республикасы Прокуратурасы, Татарстан Республикасы Дәүләт торак инспекциясе вәкилләре һәм Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасының иҗтимагый контроль буенча комиссиясе әгъзалары җавап бирәчәк.

Торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә коррупциягә каршы тору мәсьәләләре буенча җәмәгатьчелекне кабул итү Казан шәһәре, Батурин ур., 7 А, зал 136 адресы буенча узачак.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International