Өлешчә мобилизация шартларында бизнеска һәм гражданнарга икътисадый ярдәм чаралары

2022 елның 2 ноябре, чәршәмбе

2022 елның 1 ноябрендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе М.Ә. Сафиуллин катнашында брифинг булды.

М.А. Сафиуллин үз чыгышында билгеләп үткәнчә, 2022 елның 20 октябрендә кабул ителгән «Мобилизацияләнгән затларга ярдәм итү чаралары турында» 1874 номерлы Россия Хөкүмәте тарафыннан кабул ителгән карар гражданнар, шул исәптән эшмәкәрләр һәм мобилизацияләнгән зат бердәнбер гамәлгә куючы һәм бер үк вакытта җитәкче булган оешмалар тарафыннан хисап бирү һәм салым түләү мәсьәләләрен җайга сала. «Салым түләүчеләрнең әлеге категориясе өчен хәрби хезмәт үтү чорына һәм хәрби хезмәттән азат ителгәннән соң өч айга өстәмә рәвештә салым һәм җыемнар түләү срокларын күчерү, аларны түләү буенча кичектерү, шулай ук хисап бирү срокларын күчерү каралган. Шулай итеп, эшкуарларның элекке эшлекле активлыкны торгызу өчен вакыты булачак”, - дип билгеләп үтте үзенең чыгышында Идарә җитәкчесе М.А.Сафиуллин.

Тулырак: https://bavly.tatarstan.ru/index.htm/news/2136692.htm

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International