Баулыда район башкарма комитеты җитәкчесен сайладылар

2022 елның 27 октябре, пәнҗешәмбе

Район башкарма комитеты җитәкчесе вазифасына конкурс игълан ителгән иде. 24 октябрьдә конкурс комиссиясе утырышы узды. Утырыш нәтиҗәләре буенча депутатларга район башкарма комитеты җитәкчесе вазифасына өч кандидат тәкъдим ителде: шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Данияр Бакиров, Баулы районында клиентлар хезмәте җитәкчесе Станислав Тимофеев һәм Баулы шәһәрен төзекләндерү һәм яшелләндерү идарәсе директоры Марсель Даутов.

Яшерен тавыш бирү юлы белән депутатлар район башкарма комитеты җитәкчесен сайладылар. Иң күп тавышны Данияр Бакиров кандидатурасы җыйды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International