Баулылар Дәүләт хезмәтләре порталында Росреестрның тагын бер хезмәтеннән файдалана ала

2022 елның 25 октябре, сишәмбе

Хәзер дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрнең бердәм порталында лицензия таләпләренә туры килүен раслау турында гариза бирергә мөмкин.

Элегрәк Дәүләт хезмәтләре порталына геодезик һәм картографик эшчәнлек алып баруга лицензия бирү турында, лицензияләр реестрына үзгәрешләр кертү турында, шулай ук лицензияләнгән эшчәнлек төрен туктату турында гариза бирү буенча хезмәт кертелгән иде.

Татарстан Росреестрында хәбәр итүләренчә, әлеге чаралар цифрлы трансформация программасы кысаларында гамәлгә ашырыла.

Сорау җибәрү өчен, шул исәптән лицензия таләпләренә туры килүен раслау турында гариза бирү өчен, Дәүләт хезмәтләрендә расланган исәп язмасы булырга тиеш. Нәтиҗә көчәйтелгән квалификацияле имза белән расланган электрон документ рәвешендә шәхси кабинетка керә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International