Баулы районының Васькино-Туйралы авылында яңа мәчет ачтылар. Тантаналы чарада Баулы муниципаль районы башлыгы Ильяс Гозәеров, Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Илфар Хәсәнов, район имам-мөхтәсибе Әнвәр Хәмитов катнашты.
Мәчет 2018 елда баулылы Рафаэль Хәсәншин инициативасы белән төзелә башлады. Бина аның гаиләсе акчасына һәм авылдашлары ярдәме белән торгызылды. Бүген Рафаэль Шәрипович яңа мәчетнең имамы.
Тантаналы ачылыш мәчет ишегалдында узды. Башта Илфар хәзрәт Хәсәнов Коръән аятьләре, вәгазьләр укыды. Шулай ук халыкны район башлыгы Ильяс Гозәеров һәм район имам-мөхтәсибе Әнвәр хәзрәт Хәмитов котлады.
Тантананың рәсми өлеше тәмамлангач, кунаклар мәчеткә уздылар, анда беренче коллектив намаз укыдылар.