Хөрмәтле Баулы районы товар җитештерүчеләре!
Кече һәм урта бизнеска ярдәм итү, Татарстан Республикасы товар җитештерүчеләренең продукциясен региональ, Россия һәм халыкара базарларда сатуны стимуллаштыру, Татарстан Республикасында товар җитештерүчеләрнең нәтиҗәле эшчәнлеге өчен уңайлы шартлар тудыру максатында Республика маркетинг үзәге (РМЦ) эшли.
РМЦ төп элементларының берсе булып «Биржа мәйданчыгы» bp.zakazrf.ru. Агрегаторы тора. Әлеге ресурста дәүләт һәм муниципаль заказчылар, тариф ясаучы предприятиеләр, коммерция предприятиеләре, кече һәм урта бизнес катнаша.
Татарстан Республикасы Дәүләт заказы агентлыгы тарафыннан атна саен «Импортны алыштыру», «Республика маркетинг үзәгендә ничек акча эшләргә» темасына вебинарлар уздырыла.
Вебинарларда катнашу өчен Сез түбәндәге сылтама буенча чыгып теркәлә аласыз: http://rmcrt.ru/webinar.html.