Баулы районында мобилизацияләнүчеләр балаларына бер тапкыр бирелә торган түләүгә гаризалар кабул итү башланды

2022 елның 17 октябре, дүшәмбе

Балаларга түләү турындагы карарны республика Премьер-министры Алексей Песошин имзалады.

Татарстанда өлешчә мобилизация барышында запастан хәрби хезмәткә чакырылган республика кешесенең һәр балигъ булмаган баласына 20 мең сум күләмендә бер тапкыр түләнә торган түләү билгеләнгән.

ТР Министрлар Кабинетының тиешле карарына республика Премьер-министры Алексей Песошин кул куйды. Мондый карар "социаль якланганлык дәрәҗәсен күтәрү максатларында" кабул ителде.

Баулы районында гаризалар кабул ителә башлады инде. Гаризаны районның социаль яклау бүлегендә тапшырырга кирәк (Баулы шәһәре, Җиңү ур., 4.) Түләүләр турында тулырак мәгълүматны социаль яклау бүлегеннән алып була: 5-40-40, 5-67-22, 5-64-42.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International