Баулы районында биология укытучылары семинары вакытында агрокласслар ачылды.
Покров-Урыстамак мәктәбендә биология укытучылары семинары узды. Семинар барышында башлангыч звенода ФГОС кертү буенча ачык дәресләр күрсәтелде.
Кунаклар шулай ук мәктәп музеенда булдылар. Авыл тарихы, җирле удмуртлар турында тарих укытучысы Александр Чернов җентекләп сөйләде.
Иң кызыклы вакыйга сигезенче һәм тугызынчы сыйныфларда агрокласслар ачу булды. Ачылышта «Миңнуллин» КФХ җитәкчесе Геннадий Миңнуллин катнашты.
- Агросыйныфларны ачу кирәк булгандыр дип уйлыйм, - дип сөйләде мәктәпнең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Наталья Бибарисова. - Бу авыл хуҗалыгы һөнәрләре белән танышу, ул 8-9 нчы сыйныф укучыларына һөнәр сайлауда ярдәм итү өчен кирәк. Әлеге проект авыл хуҗалыгы тармагында яшь белгечләрнең җитмәве проблемасын өлешчә хәл итәргә тиеш.