16 октябрь көнне Кызылъяр мәдәният йортында "Токмач бэйрэме" I район гастрономия фестивале узды.
Анда Баулы районының барлык татар авыллары да катнашкан: Яңа Чүте, Хансүәр авылы мәдәният йортлары һәм Салих авыл клубыннан "Мишәр киленнәре" командасы; Исергәп авылы мәдәният йортыннан "Уңган хуҗабикәләр" командасы; Шалты, Татар Томбарлы авыллары мәдәният йортлары һәм Тат.Ташлы авыл клубы - "Тәмле шулпа"; Татар-Кандызы мәдәният йорты - "Кандыз кызлары"; Мортаза һәм Уба авыл клублары - "Азатлык" командасы.
Ханымнар һәм кызлар камыр басуда һәм җәюдә, токмач кисүдә һәм өстәл коруда ярышканнар.
Барлык командалар да бу чарага бик яхшы әзерләнгәннәр. Нәтиҗәдә фестивальнең төрле номинацияләрендә дипломнар һәм истәлекле призлар белән бүләкләнгәннәр.