Баулылыларга самокатлардан файдалану кагыйдәләре турында искә төшерәләр

2022 елның 17 октябре, дүшәмбе

Ата-аналар балага элекросамокат яки гироскутер сатып алганда иң беренч эш итеп иминлекне кайгыртырга тиеш.

Шуңа бәйле рәвештә Баулы Дәүләт автоинспекциясе ата-аналардан әлеге хәрәкәт чараларыннан куркынычсыз файдалану кагыйдәләрен өйрәнүгә игътибарны юнәлтүне сорый.

Сигвейлар, гироскутерлар һәм электр самокатолардан кулланганда җәяүлеләр өчен кагыйдәләргә таянырга кирәк. Саклык шлемын, налокотниклар һәм наколенниклар файдалану зарур. Дәүләт автоинспекциясе йөрү өчен яраклы мәйданчык сайларга һәм юл хәрәкәте кагыйдәләрен сакларга киңәш итә.

Россия Эчке эшләр министрлыгының Баулы районы буенча бүлеге ЮХИДИ бүлекчәсе мәгълүматларына караганда, быел безнең районда әлеге транспорт чаралары катнашында юл-транспорт һәлакәте теркәлмәгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International