Баулы шәһәрендә каты коммуналь калдыклар туплау өчен 3 яңа мәйданчык урнаштырдылар: шәһәрнең төньяк-көнбатыш өлешендә (“Красное-Белое” кибете янында); Һади Такташ тыкрыгы; Якты Күл ур.
Эш Баулы шәһәре территориясендә табигатьне саклау чараларын башкаруны тәэмин итү буенча ТР Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы белән төзелгән килешү кысаларында башкарылды.
ТКОның яңа контейнерлары бетон нигездә урнаштырылган, капланган. Шулай ук чүп-чарны аерым җыю өчен ябык типтагы чүп җыю модульләре урнаштырылган.