3 октябрьдә Бөгелмә шәһәрендә “Татарстан Республикасында гражданлык хәле актларын теркәү тантанасының иң яхшы алып баручысы” республика конкурсының зона этабы узды. Баулы районы данын ЗАГС бүлеге баш белгече Әхмәтова Альбина Рафаэль кызы яклады.
Ул «Никахлашу тантанасын иң яхшы алып баручы» һәм «Исем кушу тантанасын иң яхшы алып баручы» номинацияләрендә II дәрәҗә лауреат булды. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, бер үк вакытта бәйгенең ике номинациясендә ун катнашучының бары икесе генә көч сынашты. Белгечләрнең осталыгын барлыгы өч номинация буенча ачыкладылар.
Әлеге бәйге ЗАГС органнарының алдынгы тәҗрибәсен тарату, җәмгыятьтә гаиләнең ролен һәм абруен күтәрү, халыкка дәүләт хезмәте күрсәтү дәрәҗәсен һәм сыйфатын арттыру, алдынгы ЗАГС органнары белгечләрен ачыклау һәм бүләкләү максатында уздырыла.
Конкурсның зона этабында Азнакай, Әлмәт, Баулы, Бөгелмә, Зәй, Лениногорск, Мөслим, Сарман, Чирмешән, Ютазы муниципаль районнары башкарма комитетлары ЗАГС бүлекләре катнашты.