Бүген Россия гражданнар оборонасы системасы 90 еллык юбилеен бәйрәм итә

2022 елның 4 октябре, сишәмбе

Бүген Россия гражданнар оборонасы системасы 90 яшьлек юбилеен бәйрәм итә.
РФ Гражданнар оборонасына нигез 1932 елның 4 октябрендә, СССР халык комиссарлары Советы карары белән "СССР территориясенең һава һөҗүменә каршы тору турындагы нигезләмә" раслангач, салына. 1961 елның 15 июленнән  хезмәт гражданнар оборонасы дип атала башлый.

Хәзерге шартларда гражданнар оборонасы гадәттән тыш хәлләрне, янгыннарны һәм техноген һәлакәтләрне булдырмау һәм бетерү, халыкны штаттан тыш хәлләрдә эш итәргә әзерләү дәрәҗәсен арттыруда зур роль уйный.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International