Баулылар ГТО җәйге фестиваленең зона этабында призлы урыннарны алдылар

2022 елның 3 октябре, дүшәмбе

Азнакайда “Чатыр-тау Арена” спорт комплексында ГТО җәйге фестиваленең зона этабы узды. Ярышларда Азнакай, Баулы, Бөгелмә, Лениногорск районнарының иң яхшы командалары катнашты.

Баулы районында ГТО буенча администратор Виктория Алексеева әйтүенчә, фестивальнең зона этабында катнашучылар 6 дисциплина буенча ГТО нормаларын үтәгәннәр. Һәр командада 8 кеше булган.
Призлы урыннар түбәндәгечә бүленгән:
1 урын - Азнакай районы
2 урын - Бөгелмә районы
3 урын - Баулы районы.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International