Баулылы «Автобабай» конкурсының зона этабында икенче урынны алды

2022 елның 3 октябре, дүшәмбе

8 районнан 10 катнашучы ике этапта ярыштылар: «Юл хәрәкәте кагыйдәләрен белү» һәм «Автомобильне фигуралы йөртү» . Нәтиҗәдә беренче урынны - Вадим Миңнебаев (Әлмәт), икенче урынны - Ирек Абдуллин (Баулы), өченче урынны - Рамил Талибуллин (Сарман) алды. Зона этабы призерлары, шул исәптән баулылы Ирек Абдуллин, 6 октябрьдә Казанда "Автобабай" конкурсының республика этабында катнашачак.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International