Татарстан Республикасында «Безнең ишегалды» президент программасы 2020 елдан уңышлы гамәлгә ашырыла. Бүген Баулыга эш сәфәре белән ТР Президенты Аппаратының стратегик проектлар белән идарә департаменты җитәкчесе, “Безнең ишегалды” программасы кураторы Арина Петрова килде.
Баулы районы башлыгы Ильяс Гозәеров Арина Петров озатуында шәһәрнең берничә ишегалдын карады һәм ишегалды территорияләрен төзекләндерү мәсьәләләре турында район җитәкчеләре һәм төзелеш оешмалары вәкилләре белән урында ук фикер алышты. Очрашуда йорт буенча өлкәннәр дә катнашты.
Эш сәфәре барышында «Безнең ишегалды» программасы кураторы элегрәк ремонтланган һәм төзекләндерелгән ишегалларын карады.
2023 елда районда төзекләндерергә планлаштырылган йортларның беренчел исемлеге "Безнең ишегалды" рәсми сайтында бастырылган. Йортларның ахыргы исемлеге соңрак билгеле булачак.