Татарстан Республикасы Дәүләт Советы хатын-кыз депутатларының «Мэрхэмэт - Милосердие» берләшмәсе «Татарстан Республикасының хатын-кыз исемнәре: тарих һәм хәзерге заман» региональ проектын эшләтеп җибәрү турында хәбәр итә.
Әлеге проект Татарстан Республикасы һәм Россия Федерациясе үсешенә зур өлеш керткән хатын-кызлар турында мәгълүматны популярлаштыруга юнәлтелгән.
Проектны гамәлгә ашыру нәтиҗәсе - Татарстан Республикасының танылган хатын-кызлары турында китаплар һәм документаль фильм чыгару, шулай ук ТР Дәүләт һәм муниципаль архивларына, Татарстан Республикасы мәгариф учреждениеләренә һәм башка чараларга тапшырылачак электрон җыентык чыгару.