Баулы районында «Пешеход» профилактик чарасы уздырыла

2022 елның 27 сентябре, сишәмбе

Җәяүлеләр катнашында юл-транспорт травматизмын профилактикалау максатында, 2022 елның 15-28 сентябрендә безнең районда «Пешеход» профилактик чарасы уздырыла.

Аның кысаларында ЮХИДИ хезмәткәрләре машина йөртүчеләрнең җәяүлеләргә юл бирмәвен булдырмау, җәяүлеләр тарафыннан ярамаган урыннарда юл аркылы чыгу фактларын булдырмау, шулай ук торак пунктлардан читтә җәяүлеләр белән юл-транспорт һәлакәтен булдырмау буенча эшне көчәйттеләр.

Инспекторлар машина йөртүчеләрне мәктәпләр, балалар бакчалары яныннан узганда, җәмәгать транспорты тукталышларында, юл чатларында һәм җәяүлеләр кичүләрендә аеруча игътибарлы булырга сорыйлар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International