Баулы районында көзге кыр эшләре дәвам итә

2022 елның 20 сентябре, сишәмбе

Баулы районында көзге кыр эшләре дәвам итә. “Миңнуллин” КФХ җитәкчесе Геннадий Миңнуллин сүзләренә караганда, хуҗалыкта бөртекле культуралар җыюны төгәлләделәр диярлек. Карабодайның соңгы гектары кала.
«Бүген силоска кукуруз җыюны төгәлләү белән шөгыльләнәбез. Бездә ике комбайн, барлыгы 6 берәмлек техника эшли, - ди Генадий Миңнуллин. - Быел терлек азыгы әзерләү буенча яхшы гына эшләдек. Беренче чиратта, бик күп сенаж әзерләдек, якынча 15 мең тонна чамасы. Бу безнең хуҗалык тарихында, мөгаен, беренче тапкырдыр. Ә печәнне 3 мең тоннага якын әзерләдек. Силос кышка 11 мең тонна булыр дип уйлыйм».

Авторы: Ләйсән Сәетгәрәева.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International