Баулыларны «Гаилә архивын тапшыр» республика конкурсында катнашырга чакыралар

2022 елның 19 сентябре, дүшәмбе

Баулылар ТР Архив эше буенча Дәүләт комитеты тарафыннан игълан ителгән “Гаилә архивын тапшыр” конкурсында катнашуга заявка биреп, шәхси документлар коллекциясен, фотографияләр, шәхси архивтан видео-материаллар тапшырып, 20, 30 һәм 50 мең сум ота ала.  

Гаилә архивлары - конкурста җиңүчеләрнең документларының төп нөсхәләре Татарстан Республикасы Архив фонды составына кертеләчәк һәм «Татарстан Республикасы Дәүләт архивы» ДБУнә саклауга тапшырылачак. 

Конкурс үткәрү турында нигезләмә, конкурста катнашу өчен кирәкле документларның исемлеге һәм үрнәкләре «Интернет» мәгълүмат-телекоммуникация челтәрендә «Татарстан Республикасы Дәүләт архивы» ДБУнең рәсми сайтында (https://ga.tatarstan.ru/konkursi.htm) урнаштырылган.
Барлык кызыксындырган мәсьәләләр буенча Баулы районының архив бүлегенә 6-07-31 телефоны аша яисә Gylnara.Hasanova@tatar.ru электрон почтасы аша мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International