10 сентябрьдән алып һәр шимбә баулылар һәм шәһәр кунаклары өчен авыл хуҗалыгы ярминкәләре башлана. Үткәрү урыны - Агросәнәгать паркы. Башлану вакыты - 7:00.
Ярминкәдә үз продукциясен Баулы районының һәм күрше төбәкләрнең якындагы торак пунктлары крестьян-фермер хуҗалыклары, шәхси эшмәкәрләре тәкъдим итәчәк.