Баулыда Covid-19дан назаль вакцина кулланыла башлады

2022 елның 6 сентябре, сишәмбе

Августтан Татарстанда коронавирус белән авыручылар саны арту күзәтелә. Соңгы көннәрдә республикада тәүлегенә вирусның 500 дән артык яңа очрагы ачыклана.

Баулы районында атнасына 20 дән артык яңа очрак теркәлә. Бу хакта үзәк район хастаханәсенең баш табибы Глеб Алексеев хәбәр итте.

Медик баулыларны вакцинацияләнергә өндәп, районга Covid-19 га каршы назаль вакцина килүен хәбәр итте.

- Ул да ике компонентлы вакцина: прививка 21 көнлек интервал белән ике этапта уза, диде ул.

Үзәк район хастаханәсе җитәкчесе шулай ук гриппка каршы вакцинация турында да искә төшерде. Хәзерге вакытта хастаханәдә балалар һәм өлкәннәр өчен вакциналар бар.

Гриппка һәм Covid-19 га каршы вакцинациянең барлык мәсьәләләре буенча Баулы Үзәк район хастаханәсе 8 (85569) 6-14-41 телефоны буенча мөрәҗәгать итә алалар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International