Якын арада үзмәшгульләр ял көннәрендә уза торган авыл хуҗалыгы ярминкәләрендә катнаша алачак. Ярминкәләрнең эш кагыйдәләренә тиешле үзгәрешләр ил Хөкүмәте рөхсәте белән кертеләчәк.
Шул рәвешле, аларның үз товарларын сату һәм өстәмә керем алу мөмкинлеге барлыкка киләчәк.