Баулыларга үләнне яңгырлар һәм кар яуганчы чабып алырга киңәш итәләр

2022 елның 6 сентябре, сишәмбе

Яңгырлар һәм карлы явым-төшемнәр башланганчы, баулыларга өйләр һәм предприятиеләр яннарындагы үләнне чабарга киңәш ителә.

Бу хакта Баулы шәһәренең 109 нчы янгын-коткару бүлеге җитәкчесе Илдар Галиев сүзләренчә, көзен чабылмаган үлән язын янгын куркынычы тудырырга мөмкин. Язгы кояшлы көннәр башлангач, кышка чаклы чабылмый калган үләннәр җиңел янып китә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International