Сентябрь башыннан Татарстанда салкынча һава торышы урнашты, җылыту сезонына кадәр әле ерак. Кайбер баулылар үз йортларында җылыткычлар куллана башлаган.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы белгечләре халыкны, янгын һәм сөрем газы белән агулану булмасын өчен, мичләрне эксплуатацияләгәндә сак булырга чакыра.
«Ике атна дәвамында салкын һава көтелә. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы вәкилләреннән, җирлек башлыкларыннан, ялгыз яшәүче гражданнарны тикшерүне эшен тикшерүне сорыйм”, - дип мөрәҗәгать итте Баулы районы предприятиеләре җитәкчеләренә Ильяс Гозәеров атналык киңәшмә барышында.