Баулылар видеороликлар конкурсында катнаша ала

2022 елның 5 сентябре, дүшәмбе

Баулыларны Татарстан Республикасының спорт йөзүенең 100 еллыгына багышланган видеороликлар республика конкурсының муниципаль этабында катнашырга чакыралар.

Муниципаль этап 2022 елның 11 сентябренә кадәр узачак. Конкурс ВКонтакте социаль челтәрендә онлайн форматта уздырыла. 
Видеороликка таләпләр:
- ГТО нормативын үтәүче конкурсантның яшенә туры килә торган төрдә йөзүен төшерергә кирәк;
- видеороликта спорт йөзүенең 100 еллыгы белән котлау яңгырарга тиеш;
- видеороликта ГТО символикасы төшерелгән элементлар булырга тиеш;
- видеороликта 1 генә катнашучы була ала;
- оригинальлек;
- озынлыгы 60 сектан артырга тиеш түгел. 
 
Видеороликны gto.bavly@mail электрон почтасына җибәрергә кирәк, анда ФИО һәм конкурсантның яше күрсәтелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International