Татарстан Росреестры банкротлык процедурасын узучы гражданнардан керә торган төп сорауларга җавап бирә.
Банкрот гражданнан бердәнбер ипотека торагын алачаклармы?
- Әйе, торак бердәнбер булса да, залог предметы булып тора (ипотека), ул конкурс массасына керә һәм банкротлык процедурасында сатылачак.
Банкротлык вакытында бөтен бурычларым бетәчәкме?
- Милек турындагы мәгълүматны яшермәгән намуслы бурычлы кешегә бурычларын (законда турыдан-туры билгеләнгән бурычлардан тыш (алиментлар, сәламәтлеккә китерелгән зыян һ.б.)) сызып ташлаячаклар.
Банкротлыктан соң миңа кредит бирәләрме?
- Законда кредит бирүне тыю юк, әмма бурычлы банкротлык процедурасы башкарылуы турында хәбәр итәргә тиеш. Кредит бирү-бирмәү, әлбәттә, кредит оешмалары карамагына.
Тулырак: https://bavly.tatarstan.ru/index.htm/news/2119368.htm