Салым түләүчеләр игътибарына

2022 елның 2 сентябре, җомга

Татарстан Республикасының Бөгелмә, Лениногорск, Азнакай, Баулы һәм Ютазы муниципаль районнары территорияләре яшәгән гражданнарга, урнашкан оешмаларга салым администрацияләвен 2022 елның 19 сентябреннән Татарстан Республикасы буенча 16 нчы Федераль салым хезмәтенең районара инспекциясе гамәлгә ашырачак (юридик адресы 423450,  Татарстан Республикасы,  Әлмәт ш., Сөләйманова ур., 1а йорт).

Бөгелмә шәһәрендә салым органнары дәүләт хезмәтләрен күрсәтәчәк инспекциянең өстәмә офисы оештырылачак.

2022 елның 19 сентябреннән салым һәм бухгалтерлык хисаплылыгы документларын, белдерүләр һәм башка документларны салым органына тапшырган очракта яңа реквизитларны күрсәтергә кирәк (ИФНС коды 1644).

ИНН 1644005835    КПП 164401001

Межрайонная ИФНС России № 16 по Республике Татарстан.

Калган реквизитлар үзгәрешсез.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International